Петербург халыкара икътисадый форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Арнест» АҖ президенты Алексей Сагал белән очрашты. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Компания Россия һәм БДБ территориясендә аэрозоль җитештерү буенча алдынгы урыннарны били, косметика продукциясе, көнкүреш химиясе, туңдырма һәм азык-төлек продукциясе категорияләрендә товар җитештерүчеләрнең берсе.
Яклар киләчәк багланышлар турында фикер алыштылар.
Шулай ук Олег Коробченко потенциаль партнерларга, хезмәттәшләренә «Коммерсант» Россия басмасы битләрендә мөрәҗәгать итте, республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакырды.