Хезмәт җитештерүчәнлеге – теләсә нинди бизнес өчен үсеш коралы

2025 елның 10 июне, сишәмбе

«Нәтиҗәле һәм конкурент икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты кысаларында сакчыл җитештерү экспертлары очраша торган хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру турындагы ялгыш фикерләрне фаш итүебезне дәвам итәбез.

2 миф – проектта бары тик сәнәгать предприятиеләре генә катнаша ала.

Сакчыл җитештерүнең нәтиҗәле инструментлары  — авыл хуҗалыгыннан алып туризмга кадәр –  теләсә кайсы өлкәдә эшли. Процессларны стандартлаштыру, визуаль контроль, персоналның аралашуын һәм мотивациясен яхшырту, максатчан күрсәткечләрдән тайпылышларны анализлау хезмәткәрләр, максатлар һәм бурычлар булган һәр җирдә мөһим.

Проект икътисадның төрле тармакларын үз эченә ала. 2030 елга социаль өлкәдәге барлык оешмалар да җәлеп ителер дип планлаштырыла.

Проектта катнашу өчен  производительность.рф ИТ-платформасында гариза бирергә кирәк. Кушылыгыз!

ТР РКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International