Олег Коробченко «Хэнюань» Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Jiangsu Hengyuan International Engineering Group Co., Ltd. («Хэнюань»)  Кытай компаниясе идарәсе рәисе Сюй Хуэйлунь белән очрашты.

«Хэнюань» инженерлык планлаштыру һәм проектлау, җиһазлар җитештерү, гражданлык төзелешен колачлый торган комплекслы хезмәтләр тәкъдим итә.

Очрашуда Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә, күпсанлы уртак проектлар гамәлгә ашырылган һәм республика Кытай партнерлары белән багланышларны ныгытуны дәвам итәргә тели.

Ул шулай ук Татарстанның сәнәгать потенциалы турында да сөйләде. Моннан тыш, яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектына ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International