2025 елда «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керүче «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты 1 мең Россия компаниясен колачлаячак. Экспертлар бизнеска операцион нәтиҗәлелекне күтәрергә: эчке җитештерү логистикасын яхшыртырга, җиһазларның тулы йөкләнешен тәэмин итәргә, производстводагы туктап торуларны киметергә ярдәм итәчәк.
– Быел без 600 оешмадан мөрәҗәгатьләр алдык, тагын 400 компания Производительность.рф платформасында гариза бирә ала. Компетенцияләр үзәкләренең киң челтәре илнең теләсә кайсы төбәгеннән предприятиеләргә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте икътисадый үсеш министры урынбасары Мурат Керефов.
Шулай ук ул федпроектка предприятиеләрне җәлеп итү буенча лидерлар арасында Мәскәү, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербург булуын да билгеләп үтте.
Татарстанда федпроектта 316 предприятие катнаша, шуларның 52се 2025 елда кергән.
– Ел ахырына кадәр без икътисадның чимал булмаган тармакларыннан тагын 30 компанияне җәлеп итәргә планлаштырабыз. Бу предприятиеләрдәге проектларны без 4 кварталда башлап җибәрәчәкбез һәм 2026 елда ук төгәлләячәкбез, бу республика алдына куелган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үтәргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
2019 елдан 6 меңнән артык оешма ФКҮ һәм РКҮ ярдәмен алган. Яңа җитештерү культурасы Россия бизнесына алгарышлы темплар белән үсәргә ярдәм итә, ә илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру хисабына өстәлгән бәя үсеше 434 млрд сум тәшкил иткән.
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/