Бу хакта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин җиңел сәнәгать предприятиеләренә матбугат туры кысаларында ММЧ вәкилләренә хәбәр итте.
– Тармакта 18 меңләп кеше эшли. Соңгы елларда без төяп җибәрүнең артуын күрәбез. Мәсәлән, 2025 елның гыйнвар-апрелендә предприятиеләр 6 млрд.сумлык продукция җитештергән, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 50% артык тәшкил иткән, – диде Иван Колчин.
Ул шулай ук җитештерүчеләрнең катгый конкурент шартларда эшләвен дә билгеләп үтте. Кытай, Төркия һәм БДБ илләре ягыннан конкуренция зур, әмма шулай ук Россиядә традицион рәвештә әлеге тармак белән шөгыльләнүче субъектлар да бар. Шуңа да карамастан, Татарстан җитештерүчеләре үсеш күрсәтә һәм ел саен продукциянең яңа модельләре чыгарыла.
ММЧ вәкилләре «Ирэн» тегү остаханәсендә булдылар, анда аларга мәктәп формасының яңа ГОСТы турында сөйләделәр, ул 1 июльдән гамәлгә керәчәк һәм эшлекле мәктәп киемнәре үрнәкләрен, «БАРС» КТ профессиональ спорт киемнәре җитештерүен һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнашучы «Барс» аяк киеме компаниясен күрсәттеләр.