Татлифт Үзбәкстанда лифт җиһазлары җитештерүне ача

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер өлкә Хәкиме  урынбасары  Алишер Закиров җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы Кашкадарья өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Герман Лернер республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде һәм киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты.

– Бүген Үзбәкстан партнерлары белән берлектә төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек алып барыла – нефть-газ химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина һәм башкалар,  – диде Герман Лернер. – Уртак сәнәгать парклары төзү проектларын гамәлгә ашыру тышкы икътисадый элемтәләрне ныгытуның төп коралы булып тора. Әлеге проектлар чит илләр һәм Татарстан, шулай ук тулаем Россия арасында озак вакытлы үсешкә нигез сала.

Очрашуда шулай ук Үзбәкстан территориясендә Кашкадарья өлкәсе хакимияте һәм Татлифт компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды.

Имзаларны Хәким урынбасары Алишер Закиров һәм «Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллина куйды.

Меморандум, әзер продукцияне сату һәм Үзбәкстан территориясендә лифт хуҗалыгын үстерү өчен уңай шартлар тудыру максатларында, Кашкадарья өлкәсенең махсус икътисадый зонасында Татлифт лифт җайланмаларын җитештерүне оештыруны күздә тота

Әлеге имза кую «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International