Белоруссия универсаль товар биржасы Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерергә әзер

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Белорус универсаль товар биржасы» вәкилләре белән күреште. Чарада шулай ук Беларусь Республикасының Казандагы Илчелегенең бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Щетько һәм Беларусьта Татарстан Республикасының Сәүдә-икътисадый вәкиле Илһам Кәшапов катнашты.

Герман Лернер кунакларга республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

– Татарстан белән Беларусь арасындагы хезмәттәшлекнең тулы потенциалы ачылмады, һәм без аны үстерү мәсьәләләре буенча диалогка әзер,  – диде министр урынбасары. – Республика предприятиеләре хезмәттәшлеккә кызыксыну белдерә, сәнәгатьнең төрле юнәлешләре – нефть химиясе, җиңел, машина төзелеше, медицина һәм башкалар буенча актив эш алып барыла.

Яклар Белоруссия товар биржасының Татарстан предприятиеләре өчен мөмкинлекләре һәм үзара сәүдәнең уңайлылыгы турында фикер алыштылар.

Белоруссиянең универсаль товар биржасы – бу Беларуссия Президенты инициативасы буенча булдырылган икътисадый инструмент. Аның функцияләре оешкан күпләп сату товар базарын формалаштыру, Белоруссия продукциясе экспортын алга җибәрү, товарларга ихтыяҗ һәм тәкъдим концентрациясе һәм бәяләрне манипуляцияләүгә каршы торудан гыйбарәт.

Татарстан компанияләре өчен нинди өстенлекләр бар

  • Беларусь Республикасының бөтен базары;
  • өченче илләр белән сәүдә итү мөмкинлеге;
  • товарларның киң ассортименты;
  • куркынычлар булмау һәм чыгымнар минимумы;
  • актуаль бәя мәгълүматы.

Тулырак мәгълүматны сылтама аша белергә мөмкин.

#международноесотрудничество

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International