Татарстанда Россия өчен уникаль булган полимер торбалар производствосын эшләтеп җибәреп, 1 млрд сум инвестицияләделәр

2025 елның 14 марты, җомга

РГК компаниясе торба җитештерү эшенең беренче елына йомгак ясады. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

2023 ел ахырында компания, алга таба үстерү һәм команданы саклап калу шарты белән, Казаноргсинтездан торба заводын сатып алган. 2025 елның февралендә үк яңа милекче Россиядә иң зур диаметры 1,6 метрлы полимер күп катламлы торбалар (экструзия катламнары белән) җитештерү линиясен эшләтеп җибәрде.

Торба җитештерү өчен чималны СИБУР компаниясе җибәрә. Элегрәк компания импортны алмаштыра торган блок-сополимер маркаларын һәм RC ПЭ төсле маркаларын чыгаруны үзләштергән. Чишелеш торбаларның хезмәт итү вакытын 100 елга кадәр арттыру хисабына торак-коммуналь хуҗалык челтәрләренең ышанычлылыгын арттырачак.

Хәзерге вакытта шулай ук диаметры 2,4 метрга кадәр булган спираль торбалар җитештерү өчен яңа җиһазларны эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре алып барыла. Кайбер күрсәткечләр буенча әлеге СВТ-торбаларны РФдә беркем дә җитештермәгән әле.

Җитештерүне эшләтеп җибәрү СИБУРның «Инвестиционный форсаж» партнерлык программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу программа җитештерү куәтләрен киңәйтү буенча инвестпроектларга ярдәм итә. Аның кысаларында компания эшкәртүче өчен чималга махсус коммерция шартлары тудыра, алардан башка проектның икътисадый моделе азрак нәтиҗәле булыр иде.

— Казаноргсинтез һәм эшкәртүчеләрнең тотрыклы һәм нәтиҗәле бәйләнеше продуктларның үз-үзен тәэмин итә алуы, импортны алмаштыру һәм инновацион продуктлар булдыру өчен шартлар тудыра. РГК эшли башлаган торба производствосы мондый кооперациянең һәм уңышлы партнерлыкның ачык мисалы булып тора»,  – диде Дмитрий Гуськов.

«РГК» КТ ВТБ банкы һәм Сәнәгатьне үстерү фонды ярдәмендә әлеге торба цехын модернизацияләүгә барлыгы 1 млрд сумга якын акча тоткан.

«РГК» компанияләр төркеме — полимер торбалар, фитинглар, тышкы газ, су һәм су үткәрү челтәрләре өчен коелар, җылылык һәм электр челтәрләре, пульпопроводлар җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе. Бүген заводның куәте өч җитештерү мәйданчыгын тәшкил итә – Комлы Кавал, Богородское поселогында һәм «Казаноргсинтез» территориясендә. 2024 елда җитештерү күләме 45 мең тоннага якын продукция тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International