Казан Кремлендә Алтай Республикасы башлыгы белән очрашу узды

2025 елның 14 марты, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Алтай Республикасы Хөкүмәте башлыгы, Рәисе Андрей Турчак белән күреште. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

Татарстан Алтай Республикасына медицина эшләнмәләре, компьютер техникасы, автомобильләр һәм шин продукциясе, нефть продуктлары һәм башкалар китерә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Алтай белән үзара товар әйләнеше зур түгел һәм күләмнәрне арттыру өстендә эшләргә кирәк.

Татарстан Алтайга химия һәм нефть химиясе комплекслары продукциясен, йөк автомобильләре һәм авыл хуҗалыгы техникасын, халык куллана торган һәм медицина билгеләнешендәге товарларны, даруларны, азык-төлек сәнәгате һәм башка тармаклар продукциясен  китерүне арттыру белән кызыксына.

Үз чиратында, Андрей Турчак хәбәр иткәнчә,  Алтай һәм Татарстан ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек итәргә килештеләр. Ул билгеләп үткәнчә, Казаннан Алтайга туры авиарейс оештыруда кызыксыну бар.

Шулай ук Татарстан Хөкүмәте һәм Алтай Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International