Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Башкортстан сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев министрлыклар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Кул кую тантанасы РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Куликов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнашында узды.
Килешү сәнәгатьтә һәм сәүдәдә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник багланышларны үстерүне һәм ныгытуны, сәнәгать секторын булдыру һәм үстерү максатларында хезмәттәшлекне һәм импортны алмаштыру кысаларында, шул исәптән җиңел, машина төзелеше һәм металлургия сәнәгатенең сәнәгать кластерларын булдыру һәм үстерү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлекне күздә тота.
Имзалау Башкортстан Республикасы сәнәгатен үстерү советының беренче утырышы һәм БР Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы коллегиясе кысаларында узды.