Татарстан Мисыр сәнәгать зонасына керү мөмкинлеген тикшерә

2025 елның 13 марты, пәнҗешәмбе

Өч ел эчендә Татарстанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән тышкы сәүдә әйләнеше өлеше 3 тапкырдан артыкка – 40% ка кадәр артты. Республика ислам илләрендә сәнәгать мәйданчыклары санын арттыра.
Татарстан чит илләрдә сәнәгать мәйданчыклары ачуны дәвам итәчәк. Бу хакта РБК Татарстан  белән интервьюда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер хәбәр итте.

– Без «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләмпроекты кысаларында эшлибез. Татарстан өчен уртак сәнәгать мәйданчыклары – чимал булмаган һәм энергетика булмаган экспортны арттыру мөмкинлеге. Мондый бурычны Россия Федерациясе президенты куйды. 3 мартта республика Рәисе белән узган очрашуда Владимир Путин чимал булмаган экспорт өлешенең ике тапкыр артуын билгеләп үтте, бу динамиканы уңай бәяләде, чөнки бу үсешне оборона һәм нефть сәнәгате генә түгел, ә конкрет эшкәртү производстволары да тәэмин итә дигәнне аңлата,  – диде ул.

Герман Лернер, билгеләп үткәнчә,  чит илләрдә – ислам дәүләтләрендә сәнәгать мәйданчыклары булдыру Татарстанның уникаль тәҗрибәсе булып тора, хәзер республика шул тәҗрибәне федераль үзәк белән дә уртаклаша.
Тулы интервьюны сылтама аша укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International