Татарстанда Сәнәгать буенча координация советы кысаларында «Kazan Truck Expo» масштаблы күргәзмәсе ачылды

2025 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан бу көннәрдә илебез төбәкләреннән 40 тан артык сәнәгать министрын һәм башка федераль кунакларны кабул итә.

26 февральдә Казанда ике көнлек «Kazan Truck Expo» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Анда Россиянең 29 төбәгеннән, Татарстанны да кертеп, 130дан артык предприятиесе катнаша.

Экспозиция күбрәк автомобиль һәм автокомпонентлар җитештерүчеләргә багышланган. Бүген аны республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко карады.

Күргәзмә кырларында Ремдизель, Соллерс, КАМАЗ компанияләре белән тәэмин итүчеләр көннәре һәм B2B-сөйләшүләр оештырылган.

Иртәгә Казанда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов катнашында Сәнәгать буенча координация советы утырышы һәм Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International