Газпром трансгаз ярдәмендә газүткәргеч Абдурахман Абсәләмов, Каштан, Өченче Колосковая урамнарына китерелде.
Яңа микрорайонга газ бирү тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев катнашты.
– Республикада ел саен уртача 19 меңгә якын фатир һәм йортларга газ кертелә. Алга киткән газ инфраструктурасы сәнәгать өчен дә үсеш нокталары тудыра. Бүген без Чаллыдагы яңа микрорайонга газүткәргечкә тантаналы рәвештә старт бирәбез. Җиде ярым километр төзелешенә 35 млн.сумга якын акча тотылган, – диде Марат Миңнебаев.
Төзелгән газүткәргечләрнең гомуми озынлыгы 7,5 километрдан артып киткән. Ул җир кишәрлекләренең 119 чигенә кадәр җиткерелгән. Догазификацияләүгә 25 килешү төзелгән.
- Газ – ул экономияле, – диләр микрорайонда яшәүчеләр, – моңа кадәр без үз хисабыбызга түбән һәм югары газ салдык, әмма газлаштыру программасы ярдәмендә бу юнәлештә тормышыбыз җиңеләя бара!