Казанда Россиядә беренче катализаторлар фабрикасы төзеләчәк

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

СИБУРның яңа инвестпроекты бу махсус компонентларны бер мәйданчыкта эшләүне һәм чыгаруны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фабрикада полиэтилен җитештерү өчен мөһим компонентлар җитештереләчәк. Аннан медицина материаллары, торбалар, автодетальләр, төзелеш материаллары, төргәкләр һ.б. ясыйлар.

Яңа производствоны «Казаноргсинтез» сәнәгать мәйданчыгы янәшәсенә урнаштырачаклар. Аннан ерак түгел шулай ук СИБУРның булачак фәнни үзәге урнашачак, анда, шул исәптән, катализаторлар да эшләнә. Бу яңа технологияләрне тизрәк эшләргә һәм гамәлгә кертергә ярдәм итәчәк.

Беренче булып пленкалар, канистрлар һәм ягулык баклары җитештергәндә кирәкле хром катализаторлары линиясен эшләтеп җибәрәчәкләр. Төзелеш быел ук башланачак, ә беренче линияне ачу 2027 елга планлаштырылган. Җитештерелә торган катализаторларның гомуми күләме елына мең тоннадан артык тәшкил итәчәк, бу Россиядә база полимерларын җитештерүнең технологик бәйсезлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International