Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Алжирда РФ Сәүдә вәкиле белән онлайн-очрашу узды

2025 елның 19 феврале, чәршәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендәРоссиянең Алжир Халык Демократик республикасындагы  сәүдә вәкиле Иван Налич белән онлайн-очрашу булып узды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.

Алжирда РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Бүген Алжир икътисады авыл хуҗалыгына һәм азык-төлек сәнәгатенә, автомобиль төзелешенә, химия продукциясенә, нефть химиясенә, металлургиягә, фармацевтика тармагына басым ясый.
  • Алжир базарына чыгуның төп инструментларының берсе булып үткәрелә торган халыкара күргәзмәләрдә катнашу тора (еш кына бу бу илдә партнерлар эзләүгә беренче һәм төп адым).
  • Алжир контрагентлары минималь алдан түләү (15% ка кадәр) белән контракт төзүне өстен күрә, яисә бөтенләй аванс түләвеннән башка, түләү аккредитив ярдәмендә башкарыла.
  • Алжир Хөкүмәтенә кызыклы булган өстенлекле тармаклардан нефть-газ, тау-руда һәм тимер юл тармакларын аерып күрсәтергә кирәк.
  • Алжирда соңгы сату өчен билгеләнгән товарлар импортын лицензияләү системасы кабул ителгән (теләсә нинди импорт контракты Алжир Сәүдә министрлыгыннан рөхсәт алырга тиеш).
  • Монда таможня җайга салу системасы кулланыла, аның кысаларында таможня пошлиналары товар бәясенең 150% җитәргә мөмкин (беренче чиратта азык-төлек товарларына кагыла).

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International