Татарстан делегациясе эш визиты белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә килде

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Абу-Дабида IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсендә булды. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.

IDEX (International Defence Exhibition) халыкара корал һәм хәрби техника күргәзмәсе ике елга бер тапкыр уздырыла һәм дөньяда иң күренекле кораллану күргәзмәләренең берсе булып тора.

Россия делегациясен беренче вице-премьер Денис Мантуров җитәкли һәм 2 мең кв.метрдан артык мәйданда илебез экспозициясенең төп оештыручысы булып «Рособоронэкспорт» АҖ тора. Үз продукциясен «Россия вертолетлары» холдингы, «Ростех» дәүләт корпорациясе, «Алмаз-Антей» концерны, «Югары төгәллекле комплекслар» фәнни-җитештерү берләшмәсе» АҖ, «Технодинамика» АҖ һәм башкалар күрсәтә.

Күргәзмәдә, аерым алганда, санитар һәм полиция вариантларында ике «Ансат» һәм Казан вертолет заводының Ми-38 вертолеты тәкъдим ителгән.

Шулай ук эш визиты барышында делегация Дубайның варис принцы, БГӘ Вице-премьеры һәм оборона министры шәех Хамдан ибн Мөхәммәд Әл Мактум һәм җирле хакимиятнең башка югары дәрәҗәле вәкилләре белән очрашты. Очрашуларда Рөстәм Миңнеханов БГӘ белән Россия арасында оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү потенциалына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International