14 февраль Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «КАМАЗ» ГАҖ хезмәткәрләренә 78/01 торак йорты фатирларын арендага тапшыру тантанасы булды.
Бу әлеге торак комплексның камазлылар өчен төзелгән беренче 18 катлы йорты. Ул Яшьлек проспекты һәм Машина төзелеше урамы киселешендә төзелә һәм һәркайсында 178 фатирлы 6 йорттан торачак, соңыннан әлеге комплексның биш йорты КАМАЗ адресына тапшырылачак. Йортларны 2025 ел ахырына кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Комплекс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы буенча КАМАЗ хезмәткәрләрен аренда тораклары белән тәэмин итү максатыннан төзелә.
КАМАЗ җиһазлар, көнкүреш техникасы һәм интерьер әйберләре сатып алуны финанслаган. Фатирлар барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган, компания тарафыннан камазлыларга уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Бу чыгымнар, шулай ук аренда фатирлары белән идарә итү чыгымнары предприятие хезмәткәрләренә кагылмаячак һәм аренда түләве бәясенә кертелмәгән. 78/01 йортта аренда ставкасы 1 кв.м өчен 360 сум тәшкил итә. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен хезмәткәрләр мөстәкыйль түләячәк.
Биредә компаниядә кирәкле белгечлекләр вәкилләре яшәячәк, алар арасында эшче кадрлар, шулай ук җитәкчеләр, төрле юнәлештәге белгечләр, инженерлар, мастерлар бар.
Исегезгә төшерәбез, камазлыларга беренче аренда торагы 2023 ел ахырында ук тапшырылган иде, анда 128 гаилә күчеп килгән.