РФнең Сингапурдагы сәүдә вәкиле илләр арасындагы хезмәттәшлек өчен 4 тармакны атады

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер  җитәкчелегендә Сингапур Республикасында Россиянең Сәүдә-икътисадый вәкиле Михаил Бондаренко  белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 50дан артык компаниясе катнашты.

Герман Лернер билгеләп үткәнчә, ил белән эшләү үзенчәлекләренә карамастан, республиканың бизнес-структуралары тарафыннан Сингапур белән хезмәттәшлек итү кызыксыну уята.

Сингапурда РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:

  • Сингапур – халыкара хаб, дөньяның 4 нче финанс үзәге;
  • Хәзерге вакытта хәләл продукция белән кызыксыну бар;
  • Сингапур белән эш 99% очракта 3 ил аша бара;
  • Сәүдә вәкиллеге Россия һәм Сингапур хезмәттәшлеге өчен 4 тармакны ачыклады – авыл хуҗалыгы, аэрокосмос сәнәгате, финанс технологияләре һәм блокчейн, робот техникасы.

Шулай ук РФ сәүдә вәкилләре белән якындагы очрашулар турында искә төшерәбез:

  • Алжир Халык Демократик Республикасы – 19 февраль, 13:30 сәгатьтә

Индонезия Республикасы – 25 февральдә 10:00 сәгатьтә «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» – «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International