Казан вертолет заводында сәнәгать предприятиеләренең мәктәпләр белән хезмәттәшлегендә иң яхшы кадрлар практикасы буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Премьер-министр урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә башланганчы кунаклар «Металл белеме һәм җимермәүче контроль» лабораториясен, «Кибердром» проектында катнашучыларны әзерләү участокларын һәм мәйданчыкларын карап чыктылар. Шулай ук аларга Казанның бер мәктәбе – 179 нчы гимназия мисалында предприятиеләрнең өлкән сыйныф укучылары белән үзара хезмәттәшлеге проектын да тәкъдир иттеләр.
Семинарны ачып, Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, 6 февральдә Фән һәм мәгариф советы утырышы узды, анда Россия Президенты Россиядә, мәктәптән алып университетка кадәр, техник кадрлар әзерләүнең бердәм үтәли системасын формалаштыру бурычын куйды. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләре һәм икътисадның төп секторлары предприятиеләренең тыгыз кооперациясе принципларында төзелгән «Профессионалитет» программасы моделе буенча 2030 елга Россиядә ике миллион студент укыячак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда, Бөгелмәдә, Түбән Камадагы уку йортларын «мәктәп – урта һөнәри белем – предприятие» моделе эшләгән уңай мисал итеп китерде.
Киңәшмәдә Казан вертолет заводы генераль директоры Николай Яковлевнең предприятие өчен кадрлар әзерләү эше турында; СИБУРның яшь белгечләр һәм уку йортлары белән эшләү буенча җитәкчесе Ирина Шахмаметованың озак сроклы кадрлар кытлыгы шартларында мәктәп укучылары, ата-аналар һәм уку йортлары белән эшләү турында; Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевның район мисалында мәгариф кластерын төзү турында докладлары һәм башкаларның чыгышлары яңгырады.
- 107 мәктәп республика предприятиеләре белән һөнәри юнәлеш бирү эшендә катнаша. Ә Татарстанда барлыгы 1400 дән артык мәктәп бар. Шуңа күрә, коллегалар, мәктәпләрне «тикшерегез», монда сезнең потенциаль хезмәткәрләрегез укый, – дип мөрәҗәгать итте сәнәгатьчеләргә Олег Коробченко. – Һәр гомуми белем бирү йортына безнең предприятиеләрне беркетергә кирәк.
Ул шулай ук районнар башлыкларын предприятиеләрнең эшен мәктәпләр, техникумнар һәм югары уку йортлары белән урыннарда җайга салырга өндәде.
- Без мәктәп эскәмиясеннән башлап сәнәгать өчен белгечләр үстерергә тиеш. Башкача безгә кадрлар алырга урын булмаячак. Уртак эш кенә уңай нәтиҗә бирәчәк, – диде министр.
Үз чиратында, Алексей Песошин белдергәнчә, бүгенге семинар-киңәшмә нәтиҗәләре буенча бу юнәлештә планлы гамәлләр эшләнәчәк. «Системалы эш кирәк, һәм мин барлык катнашучыларның да шуны аңлавын телим – әгәр без моның белән шөгыльләнмәсәк, барлык планнарыбыз да кәгазьдә калырга мөмкин», - диде ул.