Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен тапшырдылар

2025 елның 7 феврале, җомга

Бүләкләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Чарада республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

«Россия Федерациясенең медицина, биологик һәм дару куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан комплекслы фәнни-техник карарлар эшләү һәм массакүләм җитештерүгә махсус медицина җиһазларын кертү» темасына эшләгән өчен «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ хезмәткәрләрен билгеләп үттеләр:

Игорь Драгунских, генераль директорның техник үсеш буенча урынбасары – баш инженер; 

Ирек Мифтахов, баш конструктор – инновация-техник үзәк башлыгы;

Тимур Фәхретдинов, медицина техникасын сату һәм маркетинг департаменты башлыгы;

Булат Хәсәнов, стратегик маркетинг буенча генераль директор урынбасары.

Җентеклерәк — сылтама буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International