ТАИФ ачык нефть продуктларын 95% дәрәҗәсендә чыгаруга иреште

2025 елның 7 феврале, җомга

Казанда «ТАИФ» АҖ директорлар советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Чара башланганчы кунаклар яңа бизнес-үзәкне карадылар, аны төзүдә кулланылган заманча материаллар һәм технологияләр белән таныштылар.

Утырышта 2024 елда ТАИФ төркеменең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәләре һәм 2025 елга төп бурычлар каралды.

ТАИФ ачык нефть продуктларын 95% дәрәҗәсендә чыгаруга иреште, бу нефть эшкәртү заводлары өчен югары нәтиҗә булып санала. ТАИФ төркеме компанияләре бюджет системасына 6,7 млрд.сум салым һәм түләүләр күчергән.

Директорлар советы әгъзалары шулай ук Тимур Шиһабетдиновның «ТАИФ» АҖ генераль директоры итеп билгеләнүен расладылар.

Рөстәм Миңнеханов ТАИФ төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул предприятиеләрнең хезмәт коллективларына, компания акционерларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук, ул ассызыклаганча, компания эшчәнлегенең барлык юнәлешләре – нефть эшкәртү һәм энергетика, финанс институтлары һәм фәнни-техник үсеш – перспективалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International