Соңгы 5 елда «ТАГРАС» холдингы эш күләмнәрен өчтән бергә арттырды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Әлмәттә «ТАГРАС» холдингы хезмәт коллективларының 2024 ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлары буенча конференциясе узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Эшлекле программа башланыр алдыннан чарада катнашучылар өчен җитештерү казанышлары күргәзмәсе оештырылды. «ТАГРАС» дивизионнары стендларында нефть-газ тармагы предприятиеләре өчен яңа продукция һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим иттеләр, яңа масштаблы проектлар турында сөйләделәр.

Конференциядә Олег Коробченко республиканың 2024 елгы үсеш нәтиҗәләре белән уртаклашты, кайбер социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Татарстанның Россиядә алдынгы урыннарын саклап калуын билгеләп үтте. Ул «ТАГРАС» җитәкчелегенә һәм коллективларына эшнең югары нәтиҗәләре һәм холдингның республиканы ныгытуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

«2024 елда Россиянең нефть сервисы секторы яңа чынбарлыкка җайлашуын дәвам итте. Илебез тармагын локальләштерү һәм үстерү көчәя бара. Нефть сервисы секторы уңай динамика күрсәтте», – диде министр. –- Соңгы өч елда «ТАГРАС» холдингының кереме артты һәм узган ел 82 млрд.сумнан артык тәшкил итте. Капитал салу күләмнәре дә саклана».

Холдинг генераль директоры Ленар Нәҗипов сүзләренчә, соңгы 5 елда оешма эш күләмен өчтән бергә арттырган. Арту эшләү географиясен киңәйтү һәм клиент базасын арттыру хисабына башкарыла.

Татарстаннан читтә соңгы елларда табыш гомуми күрсәткечнең 50% тәшкил итә. Шул ук вакытта чит ил проектларында катнашу Холдингка 2024 елда 5 млрд.сумга якын табыш китергән.

2024 елга инвестиция программасы 7,1 млрд.сумга финанслауны күздә тоткан. Инвестицияләрнең төп юнәлешләре – производствоны модернизацияләү, яңа базарларны үзләштерүгә һәм эшчәнлек географиясен киңәйтүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру.

Конференция 2024 елда җитештерү эшчәнлегенең югары нәтиҗәлелеген күрсәткән дивизион коллективларын бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International