2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Казан Экспо территориясендә «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы узачак. Әлеге чара кысаларында «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз!» яшьләр инициативасы һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрү темасын яктырту буенча ике республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү чаралары да узачак. Гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә.
«Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз!» конкурсында гомуми белем бирү мәктәпләренең, гимназияләрнең, лицейларның өлкән сыйныф укучылары, башлангыч, урта, югары һөнәри белем бирү студентлары, техник һәм гуманитар югары уку йортларының 16 яшьтән 30 яшькә кадәрге аспирантлары катнаша ала. Сылтама буенча җентекләбрәк бирелгән: tef.tatar/concurs/tef-youth-competition/
Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында энергияне сак тотуны һәм энергетика нәтиҗәлелеген күтәрүне яктырту буенча республика конкурсы энергетика, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурсларны нәтиҗәле куллануны пропагандалауга, эшчәнлекнең барлык өлкәләре белгечләренең һәм халыкның Татарстанда энергия ресурсларын нәтиҗәле, энергия ресурсларын сак тоту, табигатьне саклау чараларына кызыксынуын үстерүгә һәм саклауга юнәлдерелгән. Катнашуга төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар, Татарстан предприятиеләренең матбугат хезмәтләре чакырыла. Сылтама буенча тулырак мәгълүмат: tef.tatar/concurs/tef-konkurs-smi/
Сораулар буенча «Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ, тел.: +7 (843) 272-99-43, 272-19-21, 272-99-69 яки эд.почта: cetrt@mail.ru.