РФнең Бразилиядәге сәүдә вәкиле: «Россия операторы яки терминалы барлыкка килү безнең илләр арасында товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк»

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Бразилия Федератив Республикасындагы Сәүдә-икътисадый вәкиле Виктор Шереметкер белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.

 Бразилиядә РФ Сәүдә вәкиленең төп тезислары:

Бразилия-Латин Америкасында иң эре ил, аның икътисады тотрыклы үсеш күрсәтә.

Икътисадның төп драйверы – авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерүчәнлекне арттыруга юнәлдерелгән теләсә нинди эшләнмәләргә, IT-тәкъдимнәргә ихтыяҗ булачак.

Икътисадның тагын бер драйверы булып нефть-газ химиясе секторы тора.

Россия белән барлык багланышлар диңгез транспорты белән гамәлгә ашырыла.

Россия операторы яки терминал барлыкка килү безнең илләр арасында товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк дип уйларга мөмкин.

Дөньяның эре компанияләре производстволары урнашкан ирекле икътисадый зоналар эшли.

Хәзерге вакытта Бразилия һәм Россиядә контейнер ташу үсә бара.

Базарга чыкканда Россия эшкуарлары очраша торган кыенлыклар – бу салым системасы. Хөкүмәт салым реформасын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара, ул бизнес чыгымнарын һәм товарларның бәясен исәпләү процессын шактый җиңеләйтәчәк.

«Сәүдә вәкиле белән бер сәгать»  – «Халыкара кооперация һәм экспорт»  илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә торган чараларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International