ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Азнакай район советының хисап сессиясендә катнашты

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

5 февральдә Азнакай район советының хисап сессиясе булды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы «Азнакай Нефтемаш заводы»нда булды, анда соңгы кулланучылар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләнгән җайланмалар җитештерелә. Бүген заводның үз җитештерү базасы, перспектив эшләнмәләр идарәсе, эксперименталь участогы һәм предприятиенең өзлексез эшен тәэмин итүче кадрлары бар.

Ул шулай ук «Азнакай» сәнәгать паркын карады.

Хисап сессиясендә Олег Коробченко район сәнәгате үсеше күрсәткечләренең яхшырак булуын билгеләп үтте.

– 2024 елда район предприятиеләре 26 млрд.сумлык продукция төяп озаттылар – бу 2023 ел белән чагыштырганда 2 млрд.сумга күбрәк. Җитештерүне үстерү өчен шартлар биш сәнәгать паркында тудырылган, анда 33 резидент эшли. Татнефть азнакайлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлеш кертә. Компания районны төзекләндерүдә ярдәм итә, – диде министр.

Ул шулай ук азнакайлыларга МХО зонасында ватан сакчыларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Предприятиеләр һәм халык сугышчылар өчен даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрә. Бу бердәмлек, патриотизм һәм авыр минутларда ярдәм итәргә әзерлек үрнәге.

Моннан тыш, быел районда  юлларны яңарту һәм төзү буенча 1,5 млрд.сумлык эшләр дәвам итәчәк, социаль объектларга – мәдәният сараена, мәктәпләргә, паркка һәм башкаларга капиталь ремонт ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International