Бу конструктив диалог, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, энергияне сак тоту һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге өлкәсендә перспектив технологияләрне һәм проектларны күрсәтү өчен 20 елдан артык тарихы булган абруйлы профессиональ мәйданчык.
Форум 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр Казан Экспо территориясендә узачак һәм KazanEnergyExpo эшлекле программасын һәм махсуслаштырылган күргәзмәсен үз эченә алачак.
Чара ел саен үз мәйданчыгына барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары вәкилләрен, бизнес һәм фәнни бергәлекләрнең җитәкчеләрен һәм белгечләрен, чит ил партнерларын җыя.
Катнашучылар энергетика, энергетик машина төзелешен үстерү, газ-мотор ягулыгы базары һәм электр транспорты өчен заряд инфраструктурасы, энергетика комплексында энергиянең альтернатив чыганакларын, цифрлаштыруны куллану өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.
Быел форумда 6 меңнән артык кеше катнашты. KazanEnergyExpo күргәзмәсендә Россиянең 17 төбәгеннән һәм 3 төбәк әһәмиятендәге шәһәреннән 87 компания, 2 чит ил – Беларусь һәм Казахстан тәкъдим ителде.
Форум Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә уздырыла.
Форумга рәсми сайтта 28 мартка кадәр теркәлергә мөмкин.
KazanEnergyExpo күргәзмәсендә катнашу мәсьәләсе буенча тел.: +7 (843) 222-03-22, +7 (917) 850-12-00 яки эл.почта: energy@kazanexpo.ru.