Татарстанда «Alabuga Skills» конкурсы старт алды
3 февральдә Алабугада «Алабуга-skills» тармакның республика һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы булды.
Ул 3 февральдән 8 февральгә кадәр Алабуга политехник көллияте, «Прогресс» автомәктәбе, Алабуга-политех һәм МТЗ-Татарстан территориясендә узачак.
Конкурсның максаты – эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшьләрдә сайланган һөнәргә карата кызыксыну дәрәҗәсен үстерү, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт, сәламәт көндәшлек һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч.
«Alabuga Skills» проекты эшче һөнәрләр статусын күтәрергә һәм яшьләрне техник, эшче һөнәрләр белән кызыксындырырга тиеш. 2025 елда төрле тармакларның 130дан артык предприятие-оешмасыннан, Татарстанның 22 районыннан һәм Россиянең 7 төбәгеннән 396 катнашучы катнаша», – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, катнашучыларны сәламләп.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 елда илнең төрле төбәкләреннән 355 кеше катнашкан.
Беренче тапкыр конкурс 2020 елда «Һөнәре буенча иң яхшысы» муниципаль конкурсы буларак үткәрелде. 2022 елдан «Алабуга-skills» тармакның республика конкурсы статусын алды, ул быел 4 нче мәртәбә уздырылачак.
Җиңүчеләрне 27 февральдә Казанда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында бүләкләячәкләр.