Олег Коробченко предприятиеләрне мәктәп эскәмиясеннән кадрлар әзерләргә чакырды

2025 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнварда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе советының киңәйтелгән утырышы булды. Чарада Татарстан предприятиеләренең 70тән артык җитәкчесе катнашты.

Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады. Ул 2024 ел нәтиҗәләре турында, илкүләм проектлар турында сөйләде һ.б.

«Илнең технологик лидерлыгын тәэмин итү өчен федераль дәрәҗәдә илкүләм проектлар формалаштырылган, – диде Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. – Безнең Министрлык «Хезмәт җитештерүчәнлеге» региональ проекты өлешендә «Пилотсыз авиация системалары», «Халыкара кооперация һәм экспорт» һәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыра. 

Республикада хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен ике корал – федераль һәм региональ проект гамәлгә ашырыла. Чараларны региональ компетенцияләр үзәге башкара. Экспертлар бизнеска эчке ресурсларны нәтиҗәлерәк файдаланырга, җиһазларны тулысынча тутырырга, продукциянең, материалларның һәм логистиканың хәрәкәтен оптимальләштерергә ярдәм итә. 2020 елдан проектка кергән предприятиеләр буенча өстәлгән бәя үсеше 42 млрд.сум тәшкил иткән. Хезмәт җитештерүчәнлегенең уртача үсеше – 31%.

Моннан тыш, утырышта республиканың берничә предприятиесе җитәкчеләре чыгыш ясады. Катнашучылар актуаль мәсьәләләр, шул исәптән кадрлар проблемасы һәм аны хәл итү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар.

- Яшьләрне мәктәп эскәмиясеннән үк кирәкле һөнәрләргә йөз тотарга кирәк. Республикада мәктәпләргә беркетелгән предприятиеләр исемлеге төзелде. Җитештерү компанияләре җитәкчеләрен сезнең булачак хезмәткәрләрегез белән мәктәптән башлап эшләргә чакырам, – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга министр.

Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгатьнең агымдагы ихтыяҗы – 9,8 мең эшче, инженер һәм технолог. Якындагы 7 елга 58,8 мең кадр әзерләргә кирәк. Олег Коробченко фикеренчә, кешеләрне заводларга, барыннан элек торак тәкъдим итеп, җәлеп итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International