Казанда «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында - «Туполев» АҖ филиалында узды.

Утырышта Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, «ОАК» ГАҖ генераль директоры Вадим Бадеха, «Туполев» АҖ идарәче директоры Александр Бобрышев, Премьер-министр урынбасары — Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Казан авиация заводы директоры Зөфәр Миргалимов һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан катнашучылар заводны модернизацияләү барышы белән таныштылар, анда бүген масштаблы төзелеш алып барыла һәм цехлар техник яктан яңадан җиһазландырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар «Туполев» АҖ эшчәнлеге, техник яктан яңадан коралландыру һәм төзелеш, Ту-214 самолетларын серияле җитештерү, заводка яңа кадрлар җәлеп итү һәм тышкы кооперация мәсьәләләрен карадылар. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов 2014 елдан 2024 елга кадәр Казан авиазаводын җитәкләгән Николай Савицкихка дәүләт бүләген тапшырды. Ул «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International