Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ватандашлар белән эшләү турында сөйләде

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Республика Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында Олег Коробченко  2024 елда ватандашлар белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем эшчәнлеге нәтиҗәләре турында  хәбәр итте. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Татарларга ярдәм итү, төбәкләрдә һәм чит илләрдә татар мәдәниятен саклау мәсьәләләрендә министр Татарстанның Төркия, Азербәйҗан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Россия субъектларындагы вәкиллекләре эшен аерым билгеләп үтте.

– Ватандашлар элемтәләре нәтиҗәсендә Төркиядә, Үзбәкстанда, Казахстанда кайбер проектлар уңышлы тормышка ашырыла. Ел дәвамында чит илләр белән 20дән артык бизнес-миссия оештырылды. Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән бергәләп эшләвен аерым билгеләп үтәргә кирәк. Татарстанның рәсми делегацияләре Мәскәүгә һәм Самара өлкәсенә сәфәрләре барышында эшлекле даирәләр һәм ватандашлар вәкилләре белән очрашты. Конгресс Башкарма комитеты белән берлектә бизнес вәкилләре катнашында машина төзелеше, хәләл продукцияне сату һәм фермерлык, туризмны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, шулай ук республикадан читтә татар кухнясының булуы һәм сәүдә йортлары эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре буенча 8 видеоконференция уздырылды, – диде министр.

Эшче төркем утырышларында Татарстан Республикасыннан читтә предприятиеләр продукциясен чыгару, инвестпроектларны, татарлар конгрессы линиясе буенча ватандашлар проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Ул шулай ук ватандашларның күргәзмәләрдә, форумнарда һәм башка чараларда катнашуын да билгеләп үтте. Эшче төркемнең эшчәнлеге 2025 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International