Олег Коробченко Росатом һәм Россия федераль атом-төш үзәге делегациясе белән очрашуда катнашты

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында узган  очрашуда  республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росатом һәм Россия федераль атом-төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты коллегаларына мәгариф, сәнәгать һәм ИТ өлкәләрендәге уртак проектларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Ул искәрткәнчә, Татарстанның сәнәгать потенциалы һәм компетенцияләре шактый, ә предприятиеләр Росатом белән берлектә алдынгы технологияләрне гамәлгә кертәләр һәм яңа проектларны гамәлгә ашыралар. 

Безнең өчен Росатом безнең университетларны терәк югары уку йортлары рәтенә кертүе, КНИТУ-КАИ базасында алдынгы инженерлык мәктәбенең төп партнеры булуы мөһим. Бу безнең югары уку йортларына студентлар әзерләүне яхшыртырга, ә Росатомга производствоны әзерлекле инженер кадрлары белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Ышанам ки, без яңа уртак проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән хезмәттәшлегебезне дәвам итәчәкбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда яңа перспектив проектлар турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан студентларының югары уку йортлары фәнни институтлары базасында өстәмә белем алу мөмкинлеге турында да килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International