Бүген Мәскәүнең «Сколково» алдынгы инновацион үзәгендә «Ел инженеры» республика конкурсының 41 җиңүчесе өчен стажировка модуле башланды. Конкурс Татарстан Рәисе ярдәме белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Биш көн дәвамында стажерлар үзәкнең инфраструктурасы, аның резидентлары һәм аларның перспектив эшләнмәләре, заманча технологик базарның төп трендлары белән танышачак, практикумнарда һәм тренингларда катнашачак.
Беренче көн полимерларның составын спектроскопик тикшерүдән һәм полимер компаундларның физик-механик үзлекләрен бәяләүдән башланды.
Программада – югары технологияле фаблабларда, «СИБУР Полилаб», «КАМАЗ», «Торбалы металлургия компаниясе», «СтартПласт», «ТЕКВЕЛ РАЗРАБОТКА» уникаль үзәкләрендә, «Арт Ап» сәнәгать дизайны студиясендә, «Яковлев» ОАК «РАТА» ҖЧҖ авиациягә укыту үзәгендә булу һәм башкалар.
Стажировка программасы конкурста җиңүчеләр номинацияләнгән тармакны исәпкә алып эшләнгән. Нәтиҗәдә стажерлар тарафыннан инженерлык проектларын әзерләү һәм яклау булачак.