Узган елда Татарстан-Иран товар әйләнеше 178 млн доллар тәшкил иткән

2024 елның 29 ноябре, җомга

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Иран тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзадә Казан Кремлендә хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар. Анда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында Россия һәм Иран хезмәттәшлеге аеруча кыйммәткә ия һәм актуаль була бара. Казанда Генераль консуллыкның яңа бинасын ачу мөһим символ булып тора.

Иран тышкы эшләр министры урынбасары Татарстан Рәисенә очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Иран белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрнең мөһим этапта торуын һәм стратегик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. 

Яклар үзара сәүдә күләмнәрен арттыру кирәклеген билгеләп үттеләр. Шуңа бәйле рәвештә «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридорының тулы канлы эшләве аеруча әһәмияткә ия.

Вахид Джалалзаде шулай ук Казан белән Иран шәһәрләре арасында туры рейсларны яңарту кирәклегенә игътибар итте.

Әлеге очрашу «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Чыганак: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International