Казанда Иран Генераль Консуллыгының яңа бинасы ачылды

2024 елның 29 ноябре, җомга

Консуллыкның яңа бинасы Седов урамы, 22 адресы буенча урнашкан.

– Бүген без шаһит булган вакыйга күп яктан истәлекле. 17 ел элек Иранның Казандагы Генераль консуллыгы оештырыла. Россия һәм Иранның күп кенә мәсьәләләр буенча уңышлы хезмәттәшлеге үзара мөнәсәбәтләр күләмен сизелерлек киңәйтте. Генераль Консуллыкка күбрәк кеше килә, шуңа күрә дипломатик вәкиллек яңа, иркенрәк офиска күчә, – дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачылыш тантанасында.

Иран тышкы эшләр министры урынбасары Вахид Джалалзаде ассызыклаганча, Россия – аның туган иленең якын партнеры. – Безнең уртак якларыбыз күп, мәдәният һәм икътисад өлкәсендә мөнәсәбәтләр үсә. Һәм без хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятлибез, – диде ул.

Бәйрәм чарасында шулай ук Иранның Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани, ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, ТР ССП идарәсе рәисе Шамил Агеев, дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International