Бүген «Крылья Ростеха» проектының Күзәтчелек советы утырышында аның составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченконы кертү турында карар кабул ителде.
Проект авиация тармагы өчен инженер-лидерларны алдан әзерләү өчен «Ростех» дәүләт корпорациясе предприятиеләре белән берлектә КНИТУ-КАИ тарафыннан гамәлгә ашырыла. Хәзер 4 юнәлеш буенча 159 максатчан укучы кеше белем ала. Беренче курстан алар КВЗ, КАЗ, В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» ФҖБ, «Радиоприбор» АҖ һәм башка предприятиеләрдә практика узалар. КНИТУ-КАИдан стипендия түләүләрен исәпкә алып, проектта укучылар ай саен 30 мең сумга кадәр акча ала.
Күзәтчелек советы утырышында студентларны укытуны оештыруның нәтиҗәле алымнары: предприятиеләрдә югары уку йортлары белемен һәм практик тәҗрибәне интеграцияләү, шулай ук Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең «Крылья Ростеха» белем бирү трегы кысаларында белгечләр әзерләү буенча төп чаралары турында фикер алыштылар. Мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү системасын камилләштерү һәм яшь белгечләр һәм проект төркемнәре өчен халыкара стажировкалар оештыру темасына кагылдылар.
– Минем катнашуым проектка өстәмә үсеш бирер дип ышанам. Эш бирүчеләр ихтыяҗы өчен кадрлар әзерләүнең мондый программалары сәнәгатьнең төрле тармакларында гамәлгә ашырылырга тиеш. «Крылья Ростеха»га килгәндә, Министрлык сәнәгать предприятиеләрен Казан мәктәпләрендә яңа авиация сыйныфлары ачуга стимуллаштыруда ярдәм итәргә әзер. Бу авиатармак өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә һәм яшьләрнең бу өлкәгә кызыксынуын арттыруга ярдәм итәчәк. Студентлар һәм остазлар чит илдә стажировка үтә алсын өчен, «Алгарыш» грантын алучылары өчен яңа категорияләр ачарга тәкъдим итәбез, – диде министр.
Утырышта югары уку йорты, проектның партнер предприятиеләре вәкилләре катнашты.
#кадрлар