Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Хабаровск крае делегациясе белән очрашу узды. Аның составында – сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Астафьев, энергетика министры вазыйфаларын башкаручы Герман Тютюков, республика предприятиеләре җитәкчеләре. Министр урынбасары Марат Миңнебаев һәм Иван Колчин хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар, шулай ук Татарстанда электр транспорты өчен заряд алу инфраструктурасын һәм республикада газ-мотор ягулыгы тармагын үстерү турында сөйләделәр.
Аннары ТР ИҮАда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Хабаровск крае губернаторы Дмитрий Демешинга һәм делегация әгъзаларына республиканың сәүдә-икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр. ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер Республика маркетинг үзәгенең ни белән файдалы булуы турында сөйләде.
- Безнең төбәкләр актив хезмәттәшлек итә. Татарстан җитештерүчеләре Хабаровск крае базарына автомобильләр, шиннар, аккумуляторлар, компьютерлар, көнкүреш техникасы, медицина инструментлары, җиһазлар, ягулык җибәрәләр. Хабаровск крае Татарстанга – азык-төлек, дарулар. Безнең әлегә уртак проектларыбыз юк, әмма без аларның барлыкка килүенә әзер, – диде министр.
– Без сездән өйрәнергә, багланышлар тәкъдим итәргә килдек, шул исәптән сәнәгать өлкәсендә дә. Мин күрәм, безгә чыннан да алмашырлык нәрсәләр бар. Бездә авиатөзелеш тә, суднолар төзү сәнәгате дә шактый үсеш алган, без инженерлык компетенцияләре белән дә алмаша алабыз, – дип билгеләп үтте Дмитрий Демешин.
Делегация визиты программасында – Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашу, Иннополис, Химград, сәнәгатьнең төрле тармаклары предприятиеләрендә булу.