Олег Коробченко: «Зеленодольск ПКБ проектлары буенча 800 дән артык кораб төзелгән»

2024 елның 22 ноябре, җомга

22 ноябрьдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Суднолар төзү сәнәгате һәм диңгез техникасы департаменты директоры Алексей Исачкин, Хәрби-Диңгез флоты баш командованиесенең техник идарәсе башлыгы, контр-адмирал Владимир Тряпичников, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар Зеленодольск проект-конструкторлык бюросын 75 еллыгы белән котлады.

Алар бюро проектлары, виртуаль прототиплаштыру программа-аппарат комплексы үзәге белән таныштылар.

- Бүген Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы илебез суднолар төзү тармагында алдынгы проект оешмаларының берсе булып тора, анда проектлаштыру һәм модельләштерүдә заманча технологияләр актив кертелә. Бюроның ихтыяҗы сезнең проектлар буенча корабларның Санкт-Петербургта, Калининградта, Зеленодольскида, Владивостокта, Түбән Новгородта, Рыбинскида һәм башка шәһәрләрдә төзелүе белән раслана. Икътисадый күрсәткечләр дә үсә», – дип игътибарны юнәлтте Татарстан Рәисе.

Зеленодольскида узган тантаналы чарада проектларның баш конструкторы Виктор Кашкинга Россия Федерациясе Дәүләт бүләге – Дуслык ордены тапшырылды. Бюро коллективы шулай ук суднолар төзү сәнәгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Россия Президенты Рәхмәтенә лаек булды.  Моннан тыш, кайбер хезмәткәрләргә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы, «Советлар Союзы флоты адмиралы С.Г. Горшков» медале, Хәрби-Диңгез Флоты Башкомандующиеның Рәхмәт хаты, «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале, ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды.

- Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы Россия Хәрби-Диңгез Флоты һәм башка заказчылар өчен күп кенә база проектларын эшләде. Сез диңгез флоты өчен ышанычлы, куәтле калкан булдырдыгыз. Һәм бүген ил сезгә зур ставка ясый, зур өметләр баглый. Сезнең җилкәгез артында төрле билгеләнештәге 800дән артык корабль проекты, 200гә якыны экспортка куелган! Безгә калканны да, кылычны да проектлаячак конструкторларның яңа буынын үстерергә кирәк. Сезгә сәламәтлек, уңышлар, бюрога үсеш телибез. Ә без, министрлык, һәрвакыт янәшә булып, ярдәм итәрбез, – дип билгеләп үтте Олег Коробченко һәм «Үткәннәр белән горурланабыз, киләчәкне проектлыйбыз!» профессиональ коллективына уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International