Оча торган лаборатория сыйфатында кулланыла торган Ту-214 самолетында яңа Россия комплект детальләре белән очу сынаулары программасы башланды.
Бу хакта Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе генераль директорының беренче урынбасары, «Туполев» АҖ идарәче директоры Константин Тимофеев хәбәр итте.
20 ноябрьдә самолет импортны алмаштырганнан соң беренче тапкыр һавага күтәрелде.
Очыш С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» АҖ филиалы аэродромында булды һәм 1 сәгать 10 минут дәвам итте. Һава судносына «Туполев» АҖ экипажы пилотлык итте.
Очыш барышында кайбер төеннәр һәм системаларның состав өлешләре һәм борт җиһазлары тикшерелде. Экипаж мәгълүматлары буенча, очыш штат режимында узган, системалар һәм җиһазлар кисәтүләрсез эшләгән.
– Әлеге машина нигезендә без очыш сынауларын, Ту-214 платформасын алга таба модернизацияләүне һәм үстерүне, шул исәптән ике әгъзалаык кабина булдыруны дәвам итәчәкбез, – дип ассызыклады Константин Тимофеев.
Исегезгә төшерәбез, борт номеры 64509 булган Ту-214 самолеты 2007 елдан «Трансаэро» авиакомпаниясе тарафыннан эксплуатацияләнә иде. 2015 елда үз очышларын туктатты һәм саклауда торды. 2024 елның июнендә очуга яраклылыгын торгызганнан соң самолет яңадан һавага күтәрелде. Июльдә оча торган лаборатория Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенең фирма стиле нигезендә яңа ливреягә буяу өчен 407 нче номерлы Минск гражданлык авиация заводына җибәрелде. Буяганнан соң самолет алга таба җиһазландыру өчен КАЗга кайтты.