Олег Коробченко КХР эшлекле даирәләренә Татарстанның сәнәгать потенциалын тәкъдир итте

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бер көнлек эш визиты белән Чэндуда (Сычуань провинциясе) булды.

Сычуань – көньяк-көнбатыш Кытайның алга киткән сәнәгать үзәге. Икътисадның төп тармаклары булып автомобиль төзелеше, металлургия, аэрокосмик, төзелеш, медицина-фармацевтика, азык-төлек һәм текстиль тармаклары, гидроэнергетика һәм туризм тора. Провинция оборона сәнәгате һәм КХРның фәнни-техник потенциалын үстерү күзлегеннән стратегик булып тора.

Делегация, аерым алганда, автозаводта булды һәм җитештерү, технологияләр һәм ассортимент белән танышты.

Компания барлыгы 13 төрле автомобиль җитештерә, шул исәптән 3 автомобиль – яңа энергия чыганакларында.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм делегациянең башка әгъзалары Кытай бизнесы вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

Республика Рәисе Кытай компанияләре белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе яхшы булуын билгеләп үтте. Нефть химиясе, машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше, мәгълүматлаштыру һәм югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек җайга салынган.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте.

- Республиканың тулаем төбәк продуктының 50% өлешен нәкъ менә сәнәгать җитештерүе тәшкил итә. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү Татарстанда алдынгы тармакларның берсе булып тора. Без 35 млн.тонна нефть чыгарабыз һәм чималның 70% тан артыгын үзебез эшкәртәбез. Татарстан – химик продукция җитештерү үзәге. Республикада полимерлар җитештерү һәм эшкәртү өлкәсендә Россиянең иң эре предприятиеләре урнашкан. Без каучук, пластик, ашламалар җитештерәбез, – дип сөйләде ул.

Олег Коробченко шулай ук машина төзелеше, судно төзелеше һәм башка тармакларны тәкъдир итте.

Очрашуда Кытай компанияләре җитәкчеләре дә үз проектларын тәкъдим итте.

Тулырак мәгълүмат ТР Рәисе сайтында.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International