22 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясенең Австриядәге сәүдә-икътисадый вәкиле Андрей Плотников белән онлайн-очрашу уздырачак.
Кызыксынган затларны видеоконференция форматында катнашырга чакырабыз. Очрашу барышында хезмәттәшлек юнәлешләре турында белергә һәм дулкынландыргыч сораулар бирергә мөмкин булачак.
Очрашуга теркәлү һәм сораулар җыю: (843) 567-36-86, e-mail: Darya.Beshenceva@tatar.ru (Бешенцева Дарья)