ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы: «Ел йомгаклары буенча 5,5 трлн. төяп җибәрүне көтәбез – үткәндәгегә караганда 10% ка күбрәк»

2024 елның 16 ноябре, шимбә

Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко республика Министрлар Кабинетында 9 айда сәнәгать үсеше нәтиҗәләре белән чыгыш ясады һәм планнар турында сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, предприятиеләр 4 трлн.сумга якын товар төяп җибәргән. Сәнәгать җитештерүе индексы 102,8% тәшкил итә.

Транспорт чаралары, машиналар, җиһазлар, компьютерлар, электрон һәм оптик әйберләр җитештерүдә иң яхшы күрсәткечләргә ирешелгән.

Машина төзелешендә иң зур үсеш – дәүләт оборона заказын үтәүче тармакларда.

Ел нәтиҗәләре буенча төяп җибәрү күләме планы – 5,5 трлн.сум, бу узган ел белән чагыштырганда 10%ка күбрәк.

17 млн.тоннадан артык нефть эшкәртелгән, бу узган елга караганда 2%ка күбрәк.

Химия һәм нефть химиясендә сәнәгать җитештерүе күләме узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,5%ка күбрәк.

Министр Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде.

Шулай итеп, ТАНЕКО яңа җайланмаларны эшләтеп җибәрәчәк һәм югары маржиналь ачык продуктлар җитештерүне арттырачак.

«Нижнекамскнефтехим» да ЭП-600 комплексы җиһазлары сынала, аны эшләтеп җибәрү киләсе елга планлаштырыла. Казаноргсинтез реконструкцияне төгәлли, полиэтилен җитештерүне елга 120 мең тоннага арттыра, 50 мең тонна куәтле гексен җитештерүне башлап җибәрә.

Сталлект Әлмәттә җөйсез корыч торбалар җитештерүне оештыра. КЭР-Холдинг газ турбиналы двигатель детальләрен кою производствосы проектын тормышка ашыра. ТЭМПО подшипниклар җитештерүне башлап җибәрәчәк.

КВЗ илебез авиатөзелеше өчен яңа вертолет тибы — җиңел Ми-34 чыгарачак.

Спикер проблемаларга да тукталды. Иң актуале – кадрлар. Белгечләрне җәлеп итү өчен хезмәткәрләр өчен шартларны, шул исәптән торак шартларын да яхшыртырга кирәк. Арендалы торак төзүне дәвам итәргә.

Министр шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы тәмамланганнан соң кадрлар җәлеп итү өчен тулай тораклар төзү программасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте.

Ул шулай ук сәүдә тармагындагы вәзгыять турында да сөйләде. 9 ай эчендә ваклап сату әйләнеше 1 трлн.сумнан артып киткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10%ка күбрәк.

Экспорт 22%ка арткан.

Якын арада Һиндстан, Малайзия, Азербәйҗан, Катар һәм Оманга бизнес-миссияләр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International