Серб Республикасы Президенты Татарстан белән барлык тармаклар буенча хезмәттәшлекне үстерү ниятен раслады

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик белән очрашты. Чарада Премьер-министр урынбасары – республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.  

Яклар сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Милорад Додик Татарстан белән барлык тармаклар буенча хезмәттәшлекне үстерү ниятен раслады. 

«Безнең дуслыкның югары дәрәҗәсен, шулай ук хезмәттәшлекне үстерү зарурлыгын раслыйсым килә. Якын арада без хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру буенча барлык адымнарны ачыклау өчен эш төркемнәре төзиячәкбез», – диде Милорад Додик. 

Ул шулай ук Татарстанның Россиянең лидер төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. 

«БРИКС саммиты – ул, һичшиксез, дөньяда тотрыклылыкны, тынычлыкны хуплый торган хәрәкәт, шул ук вакытта башкаларның хокукларын хөрмәт итеп һәм башкаларның эчке эшләренә тыкшынмыйча. Бу дөньяда барган вәзгыятьтә альтернатива. БРИКС – ул Бәйсез Дәүләтләр Берлеге, алар анда бернинди басымсыз керә һәм, барыннан да элек, гаделлек һәм тынычлык тели. Хәзер, минемчә, бу союз белән багланышлар урнаштыру мөмкинлекләрен өйрәнмәгән бер генә ил дә юктыр», – диде Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты.

Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Милорад Додик Татарстан белән Серб Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлек турындагы беркетмәне гамәлгә ашыру буенча 2024-2026 елларга чаралар планын имзаладылар. Ул сәүдә һәм инвестицияләр, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, муниципаль үсеш кебек хезмәттәшлек юнәлешләрен үз эченә ала. 

Татарстан ягыннан эшне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы координацияләячәк.

Шулай ук Милорад Додик «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады, Олег Коробченко  аңа сәнәгать потенциалы турында сөйләде.

«Бүген Россиядә зур чара бара. Дөньяда сирәк була, төрле илләрнең 24 башлыгы бер урында җыела. Һәм бүген Казанда шундый мөһим вакыйга уза. Без Серб Республикасы Президентының безгә килүенә бик шатбыз. Бүген аңа Татарстан Республикасының казанышларын – без нәрсә җитештерәбез, нәрсә белән горурланабыз һәм бер-беребезгә нәрсә белән файдалы була алабыз, шуларны күрсәттеләр. Республика Рәисе белән очрашуда без якын арада бизнес-миссияләр, эшлекле очрашулар узарга тиешлегебез турында сөйләштек. Без үзебезнең дустанә мөнәсәбәтләрне икътисадый яктан ныгытырга тиеш – нефть, нефть химиясе, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә эшли алабыз. Без якынрак булырга тиеш. Барлык президентларның очрашуы нәтиҗәле булыр һәм без көчлерәк булырбыз, кешеләребез өчен яхшы, файдалы нәрсәләрне күбрәк эшли алырбыз дип уйлыйм», – диде Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко. 

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты бурычларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International