БРИКС саммитына «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе ачылачак

2024 елның 19 октябре, шимбә

20-25 октябрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда һәм аның эчендә БРИКС илләре саммиты кысаларында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмә экспозициясе оештырылачак. Гомуми мәйданы якынча 3 мең кв.м тәшкил итәчәк.   ✔️Урамда Татарстанның 13 предприятиесе – КАМАЗ, «КАМАЗ-Автоспорт» ФП, РариТЭК, ЕЛАЗ, РИАТ, Казаньсельмаш, Аурус, КВЗ, МТЗ-ТАТАРСТАН, Соллерс, Petsun, Сиарене Яхтс һәм Энергоразвитие үз продукциясен күрсәтәчәк.

Мәсәлән, Россиядә авыр йөк автомобильләрен җитештерүчеләр арасында флагман КАМАЗ үзенең соңгы эшләнмәләрен тәкъдим итә, алар арасында К5 буынына караган КАМАЗ-54901 магистраль тягачы да бар. Шулай ук экспонатлар исәбендә – үзбушаткычлар, бортлы йөк машиналары һәм компания җитештерә торган автобуслар. «Аурус» Aurus – Arsenal, Komendant һәм Senat Long автомобильләренең өч моделен күрсәтәчәк. Татарстанда җитештерелгән шундый Aurus автомобильләренең берсендә Россия Президенты Владимир Путин йөри.

«РариТЭК» автомобиль заводы LOTOS үз бренды астында автобус тәкъдим итәчәк. Ул табигый газда эшли, бу экологик иминлекне тәэмин итә.

Пассажир автобусларын, шул исәптән туристлык һәм мәктәп автобусларын, шулай ук «Соллерс» компаниясе тәкъдим итә. Моннан тыш, предприятие ашыгыч ярдәм автомобилен дә тәкъдим итәчәк. Кунаклар компаниянең яңалыгы – премиум-класслы Sollers RF8 пассажир минивэны белән таныша ала.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эчендә үз продукциясен 30 дан артык Татарстан компаниясе – Татшина, Казан авиация заводы, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, Татлифт, ICL компанияләре төркеме, Таткабель заводы, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе, Казанкомпрессормаш һәм башкалар күрсәтәчәк. 

Мәсәлән, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе өч модель тәкъдим итәчәк – ике авария-коткару судносы һәм А145Р проектының тизйөрешле пассажир судносы.  С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» АҖ филиалы Ту-214 пассажир самолетларын җитештерү проекты белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International