«Җитештерүчәнлек 360» VI федераль форумында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының иң яхшы катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды.
«Регион – хезмәт җитештерүчәнлеге лидеры» номинациясендә Татарстан Республикасы Краснодар крае белән бергә 2 урынны алды, беренче урында – Ростов өлкәсе, өченчедә – Самара өлкәсе.
Өстәп әйтик, «Җитештерүчәнлек 360» форумы Мәскәүдә 17-18 октябрьдә уза. Бу ике көн эчендә анда бөтен илдән 900дән артык компания вәкилләре катнашачак. Чарада шулай ук Татарстан делегациясе дә катнаша.
Форумның беренче көненә 12 панель сессия планлаштырылган, аларда нефть химиясе тармагын үстерү, персонал үсешенә озак сроклы инвестицияләр кертү һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм транспорт тармакларының иң яхшы практикалары турында фикер алышачаклар. 70тән артык эксперт конкурентлык сәләте үсүгә һәм бизнесның табышы артуга китерә торган алдынгы карарлары турында сөйләячәк.
Икенче көнне катнашучыларны ФЦК әйдәп баручы тренерларыннан мастер-класслар көтә, алар команданы ничек салмак кына үзгәрешләргә китерергә һәм яхшырту культурасын уңышлы кертергә кирәклеге турында сөйләячәк.
Чараларның җентекле программасын һәм трансляцияләрен сылтама аша карап була.