Сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү проектларын гамәлгә ашыру өчен предприятиеләрне сайлап алу башланды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

2025 елдан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты старт ала, ул предприятиеләргә сакчыл җитештерү инструментларын кертү һәм хезмәткәрләрне аларны кулланырга өйрәтү буенча түләүсез эксперт ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.

Эксперт ярдәмен даими нигездә Россиянең иң яхшы биш үзәге арасына кергән Татарстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр буенча төбәк үзәге күрсәтәчәк.

ТР  компетенцияләр буенча төбәк үзәге экспертлары предприятиегә югалтуларны ачыкларга һәм бетерергә, сакчыл җитештерү компетенцияләрен һәм инструментларын үзләштерергә ярдәм итәчәк.

Предприятие әлеге ярдәм чарасыннан файдалана ала, әгәр:

  • эшчәнлекнең төп яисә өстәмә төре эшкәртү производствосына, авыл хуҗалыгына, төзелешкә, транспортировкалауга һәм туризмга караса;
  • еллык табыш 400 млн.сумга җиткән һәм аннан да югарырак булса;
  • устав капиталында чит ил катнашы 50% югары булмаса.

Урыннар саны чикләнгән,  производительность.рф сайтында гариза бирергә өлгерегез.

Проектта катнашу шартлары белән сез җентекләбрәк сылтама аша таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International