РариТЭК Холдинг газ-мотор базарын үстерү турында ике килешү имзалады

2024 елның 11 октябре, җомга

Петербург халыкара газ форумы кырларында хезмәттәшлек турында берьюлы ике үзара бәйле партнерлык килешүенә кул кую тантанасы булды. Беренчесе »РариТЭК Холдинг» АҖ һәм «Гомсельмаш» ААҖ арасында. 

Компанияләр Россия территориясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, шул исәптән газ-мотор комбайннарын эшләү проектларын гамәлгә ашыру буенча уртак эшчәнлек алып барырга телиләр. 

Вице-премьер – Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы  Олег Коробченко катнашында документларга РариТЭК Холдинг генераль директоры Рафаэль Батыршин һәм Гомсельмашның комбайн төзү фәнни-техник үзәге директоры Александр Шантыко кул куйды. 

Икенче килешү   «РариТЭК Холдинг» АҖ һәм «Татагролизинг» АҖ арасында төзелде, ул – авыл хуҗалыгы транспортында мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ базарын үстерүгә ярдәм итүгә, шулай ук 2024-2025 елларда 50 комбайн сатып алуга юнәлдерелгән хезмәттәшлек буенча ниятләр турында.

Имзаларны Рафаэль Батыршин һәм Татагролизинг генераль директоры Азат Җиһаншин куйдылар.

«16 ел элек, РариТЭК беренче автобусларны газга күчергәндә, безнең барлык ташучылар, автомобиль хуҗалары бу ягулыкка күчәчәгенә ышаныч аз иде. Әмма хәзер без Татарстан компаниясе, Газпром инициативалары, күпсанлы ташучылар, авыл хуҗалыгының газ-мотор ягулыгына күчүен күрәбез. Безнең «обойма»да бүген зур ягулык салу челтәре дә, СПГ заводлары да бар. Ә бу экономия генә түгел, әйләнә-тирә мохитне саклау да. Бүген РартиТЭК – газ тематикасын алга җибәрү буенча илдә лидерларның берсе», - диде Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International