Петербург халыкара газ форумы кырларында телекүпер режимында Россиянең 25 төбәгендә яңа газ белән тәэмин итү һәм кулланучыларны газлаштыру объектларын эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
Чарада «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, Газпром регионара газ генераль директоры Сергей Густов һәм Россия төбәкләре башлыклары катнашты.
Җылыту сезоны алдыннан Биектау авылында Космонавтлар, М.Богомолов, Радужная урамнарындагы гаиләләрнең йортларына зәңгәр ягулык җибәрелгән. Газүткәргечнең гомуми озынлыгы – 11,15 км. Шулай итеп, 313 җир кишәрлеген тоташтыруның техник мөмкинлеге булдырылган.
Шунысын да өстәп әйтик, авыл халкы белән догазификацияләүгә 78 килешү төзелгән инде.