9 ай эчендә Татарстан предприятиеләре 50 млрд сумга якын федераль акча алган

2024 елның 7 октябре, дүшәмбе

Бу хакта сәнәгать өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру  һәм төбәк икътисадына федераль акчалар җәлеп итү буенча эш төркеме утырышында хәбәр иттеләр.

Ул Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшкуарлык» партпроектының федераль координаторы Әлфия Когогина   рәислегендә «Җиһазлар базасы» сәнәгать паркы мәйданчыгында узды. Чарада  Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты. 

«Җәлеп ителгән акчалар турында сөйләгәндә, Татарстан сәнәгатен үстерү төбәк фонды эшен билгеләп үтәсем килә, аның функциясен Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды башкара., – диде Родион Карпов. – Алдагы 5 елда ул 804,1 млн сумлык 10 проектны финанслады. Агымдагы ел башыннан бирелгән займнар суммасы 900 млн сумнан артып китте, 5 проект финансланды».

Утырышта катнашучылар агымдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан предприятиеләре дәүләт программалары төркеменең кураторлык итә торган төркемнәре буенча 49,7 млрд сум федераль акча алган, шул исәптән 44,5 млрд сум - «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру» программасы буенча һәм Сәнәгатьне үстерү фондының 5 млрд сум ташламалы заемы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International