Аның составына РФ Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм башкалар керде. Кунакларны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко озата йөрде.
Делегация Digital Innopolis Days & Innopolis AI Conference халыкара форумында булдылар, ул ясалма интеллект, робототехника, белем бирү һәм кадрлар әзерләүдәге инновацияләр өлкәсендәге кейсларга юнәлтелгән иде.
Пленар утырыш башланганчы кунаклар Иннополис университетында булдылар, анда республика вице-премьеры Роман Шәйхетдинов Иннополис инновацион үзәгенең үсеш тарихы, яңа шәһәр мохите һәм фән шәһәре инфраструктурасының формалашуы турында сөйләде.
Аннары алар Яндексның пилотсыз таксиен сынап, Попов исемендәге технопаркка бардылар. Монда форумның пленар утырышы узды, аның кысаларында катнашучылар Россияне роботлаштыру перспективалары турында фикер алыштылар.
Алексей Песошин ассызыклаганча, бүген илнең сәнәгать өлкәсендә квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Бу шартларда производстволарны роботлаштыру стратегик характерда.
Максим Орешкин ассызыклаганча, автоматлаштыру отышлырак кына булачак. Өстәвенә, роботлар җитештерүчеләр өчен дә, аларны гамәлгә кертү буенча да зур ярдәм пакеты эшли.
Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, роботлаштыру дәрәҗәсенең дөньякүләм үсеш темпы уртача 5-6% тәшкил итә. Россиядә бүгенге көндә 10 мең хезмәткәргә 19 сәнәгать роботы исәпләнә. Шул ук вакытта Россия Президенты 2030 елга 85 мең робот кертү бурычын куйды. Моңа бәйле рәвештә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы кайбер бурычларны билгеләде. Аерым алганда, үзебезнең роботлар җитештерүне арттырырга, шулай ук предприятие җитәкчеләренең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк.