«Ел инженеры» республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Ул 2019 елдан башлап инженер һөнәрен популярлаштыру, шулай ук республиканың төп предприятиеләрен квалификацияле инженер персоналы белән тәэмин итү максатларында үткәрелә.

Конкурсның уникальлеге шунда ки, ул 3 яшь категориясендә катнашучыларны – югары уку йортлары студентларын, югары уку йортлары һәм җитештерүнең 12 төп тармагында  предприятиеләрнең яшь һәм тәҗрибәле хезмәткәрләрен үз эченә ала:

  • машина төзелеше (автомобиль төзелеше, суднолар төзү, станоклар төзү);
  • авиация сәнәгате;
  • приборлар төзү, шул исәптән оптик-электрон һәм медицина;
  • радиоэлектроника, элемтә, фотоника, телекоммуникацияләр;
  • газ сәнәгате;
  • энергетика;
  • җиңел, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате;
  • химия, нефть химиясе, биотехнологияләр;
  • нефть сәнәгате
  • төзелеш, төзелеш материаллары җитештерү;
  • транспорт, юл хуҗалыгы;
  • авыл хуҗалыгы, азык-төлек, эшкәртү сәнәгате.

Конкурс 2 турдан тора – читтән торып һәм көндезге. Ул гамәлдә булган чорда анда 1 меңнән артык кеше катнашкан.

«Конкурсның дүрт еллык тәҗрибәсен анализлау күрсәткәнчә, конкурска кызыксыну даими үсә, – диде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов. – Мисал өчен, «Булачак инженерлар» категориясендә конкурс активлыгы 3 тапкырдан артыкка үсте».

Гаризалар 7 ноябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында әлеге сылтама аша кабул ителә.

Катнашу сораулары буенча әлеге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә: +7 (843) 210-05-97, +7 (843) 210-05-95.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International